Мамадыш «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

13 октябрьдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.Ш. Хөснуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсын оештыру һәм уздыру буенча федераль конкурс комиссиясе утырышы узды, анда 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләре аталды.

«Бүген без «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсына йомгак ясыйбыз. Бу бәйге, анда теге яки бу шәһәрдә нинди идарә практикалары кулланылуын күрсәтә. Быел Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча приз фонды 1 млрд.сумга кадәр арттырылды, шуңа бәйле рәвештә муниципалитетларның күбесен алырга мөмкин. Быел 5 номинациядә 30 җиңүче билгеләнә, ике категория буенча бүленгән – шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре. Быел конкурска 78 регионнан 1000ләп гариза килгән. Тулаем алганда, мин бу конкурсны бик мөһим дип саныйм – беренче чиратта ул кешеләрнең җитәкчелектән канәгатьме юкмы икәнлеген билгели, чөнки урыннарда идарә яхшырак булган саен, кешеләргә бу территориядә яшәү уңайлырак булачак», - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International