«Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе кысаларында Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре 400 төп үсентене утырттылар. Кечкенә наратлар һәм миләшләр "Мамадыш" совхозы бистәсе территориясендә барлыкка килде. Шунысы куанычлы, экологик чарага якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә кушылды. Акциянең иң актив катнашучысы-йорт буенча өлкән Минзилә Исламова. Олы яшьтә булуына карамастан, ул барысы белән беррәттән булачак скверны төзекләндерүдә дә катнашты.