Рәшит Гарипов Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.
Хакимияттә шәһәр Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә өч мәсьәлә иде. Шуларның берсе - "Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында". Совет утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Рәшит Гарипов сайланды.