Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Андрей Михайлович Шишов 90 яшьлеген билгеләп үтә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Олег Рылов һәм Мамадыш районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Алмаз Гарифуллин котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Андрей Михайлович Шишов үзенең 90 яшьлек юбилеен якын туганнары белән билгеләп үтә.