1 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» ачылачак.
“Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71, консультация вакыты: 9.00 дән 17.00 гә кадәр.
Армиягә чакыруга кагылышлы сорауларны WhatsApp ка 7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрергә мөмкин.
Гражданнарга төгәл мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика Хәрби комиссариаты һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк.