Мамадышта «Арарат» кафесы бинасы торглардан 1,7 млн.сумга Тукай районы эшмәкәре кулына киткән. Нәрсәсе бар инде дисезме? Бар шул! Чөнки нәкъ шушы урын өчен район үзе, аның җитәкчелеге, аның кешеләре дә көрәшә иде.
2019 елда район башлыгы Анатолий Иванов беренче тапкыр «Арарат» урынында Хәтер скверын ачу идеясен яңгыраткан иде. Бу урын Мамадыш җиреннән чыккан барлык атаклы кешеләренең – педагогларның, табибларның, шагыйрьләрнең, башка һөнәр ияләренең исемнәрен берләштергән урын булырга тиеш иде.. Шунда ук баш хәрби прокурор, СССР Генераль прокуроры урынбасары Николай Афанасьевның бюсты да урнаштырылырга тиеш иде. Ул гаиләсе белән Мамадышта яшәгән, биредә үзенең хезмәт юлын башлаган. Коммерсантларның бу изге урынга дәгъва итмәячәгенә өметләнеп, Анатолий Иванов бу уңайдан сөйләшүләр алып барган инде, шәһәрнең тарихи үзәгендә, туган якны өйрәнү музее, иң борынгы Ратуша, Троица храмы янында хәзерге буын игътибарына лаеклы объект барлыкка киләчәк, дип энтузиазм белән сөйләде. Әгәр дә бу җир муниципалитетныкы булса, инвесторлар эзләү белән дә, төзелеш процессы белән дә бәйле зур һәм җентекле эш инде башланыр иде.
Бу идея буенча музей хезмәткәрләре тарафыннан да күп көч куелган иде инде. Әйтик, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гөләндәм Давыдова соңгы 15 ел дәвамында районда туып-үскән танылган шәхесләр турында мәгълүмат җыю буенча фәнни эш алып барды. Район башлыгы бу эш белән даими кызыксынып торды.
Тукай бизнесмены белән бәйле бу күңелсез хәл, берәүнең дә кантларын кисмәде, хыялларын җимермәде. Анатолий Иванов бинаның яңа хуҗасы белән очрашып сөйләшүләр алып барды. Хәтер скверын төзү инициаторы хокукында бизнесменны бу урынны районга бирүне тәкъдим итте. Законлылык күзлегеннән караганда бизнесменга карата бер нинди дә дәгъва юк. «Арарат» өчен күбрәк түли ала. Районның андый мөмкинлеге юк шул бүгенге көндә.
Әлегә "Арарат" үз урынында тора. Җирле халык алга таба ни булыр, дип фаразлый – бу урында мәчет салынырмы, әллә сквер ачылырмы? Һәрхәлдә, аңлы мамадышлыларның күбесе биредә социаль билгеләнештәге объект булырга тиеш дип саный. Кызганычка каршы, бүгенге көндә бу сорауга Тукай районы эшмәкәре генә җавап бирә ала. Сугышта 8 улын югалткан Ана Фатыйха Әхмәдиева һәйкәле янында нәрсә булыр дигән сорауга әлегә җавап юк.