Шәдче авыл җирлеге Советының беренче утырышыннан соң ук берничә депутат сүздән эшкә күчте. Яңа сайланган халык ышанычлылары Альберт Сәгъдиев, Илдар Мөхәммәтов, Ленар Мөхәммәтов Шәдче икътисади зонасы яшьләре арасында футбол матчы инициаторлары булдылар. Уенның төп нәтиҗәсе, җирлек башлыгы Валерий Шрыков сүзләренә караганда, Шәдче, Түбән Шүләңгер һәм Көек-Ерыкса авыл җирлекләре футболчылары арасында алтын, көмеш һәм бронза түгел, ә уенчыларның бүләкләү тантанасы вакытындагы реакциясе булды. Аларның һәркайсына депутатлар әзерләгән медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар үзләре депутатлык эшчәнлеген генә түгел, ә социаль җаваплы бизнеска катнашы барлыгын да күрсәттеләр. Өчесе дә эшмәкәрләр.
Әлеге изге эшнең үз имиджы хакына бер тапкыр намуслылык һәм юмартлык күрсәтүе түгел, ә авыл кешеләре турында чын кайгырту икәнлеген депутатлар тагын бер инициативалары белән исбатларга ашыктылар – Яңа елга Шәдче укучылары Кыш Бабайга хат яза һәм үз теләкләренең тормышка ашуына өметләнә алачак.
Искәртеп узабыз, депутатлар сайлау алды кампаниясе көннәрендә генә түгел, ә бөтен срок дәвамында, соңгы киңәшмәләрнең берсендә, халыкка якынрак булырга тиеш, диде район башлыгы Анатолий Иванов. Шулай ук ул алда Өлкәннәр декадасы һәм яхшы гамәлләр кылу өчен иң актуаль чорларның берсе икәнен дә искәртеп узды.