Мөгаллимәнең абсолют җиңүе

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

“Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының региональ этабы җиңүчесе дипломы белән Мамадышның 1нче санлы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Светлана Александровна Байкеева бүләкләнде. –Мин бары тик эшләргә тиеш булган эшемне генә башкардым. Бер генә конкурска да, мин җиңәргә тиеш, дигән теләк белән барганым булмады. Без конкурсантларыбыз белән көндәшлек итмәдек, көрәшмәдек. Бары тик кемнеке яхшырак килеп чыкканын гына күрсәттек. Х е з м ә т т ә ш л ә р е м э ш е н күзәткәндә мин үзем өчен файдалы булганын үзләштердем, – ди мөгаллимә. Конкурсның региональ этабы мартта узарга тиеш булган. Пандемия аркасында сентябрьгә күчерелгән һәм бик якын тема – Андрей Платовның “Юшка” хикәясе урынына тирән дини контекстка ия булган борынгы рус әдәбияты чыккан. Катлаулы һәм еш кына балалар яратмый торган тема. Ул Петр һәм Феврония Муромскийлар турындагы Борынгы Русь повестендагы “әхлаклылык идеаллары” буенча балаларга дәрес үткәрергә тиеш булган. Ә аның Светлана Александровна өчен катлаулыгы шунда: ул дини мәсьәләләрдә үзенең көчсез булуыннан бик курыккан. Дәресне бөтенләй таныш булмаган укучылар, төрле конфессияләр вәкилләре алдында үткәрергә кирәк ич. Бер яктан төгәл православие мотивы алып барырга кирәк, икенче яктан – безнең белем бирү дөньялыкныкы булганлыктан, мөгаллим дин турында артык күп сөйли дә алмый. Ул хезмәттәше Галина Васильевна Чернова белән киңәшләшә. Якшәмбе мәктәбенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Гаять күләмле материалны өйрәнеп чыгарга туры килә. Һәм күргәнебезчә, Светлана Александровна үз алдына куелган бурычны бик яхшы башкарып чыга. Ә җиңүгә илткән юлны, ул сикәлтәле булмаса да, бик зур тырышлык белән, 20 ел дәвамында уза. Моңа гомуми хезмәт стажлары 365 елга җыелган мөгаллимнәр династиясе генетикасы да йогынты ясагандыр. Бу конкурсның муниципаль, зональ, республика этапларында Светлана Байкеева 2014нче елдан катнаша. 2017нче елда мөгаллимә конкурста өченче урынны яулап, призер була. Бу көннәрдә хезмәттәшләреннән, укучыларыннан һәм әти-әниләреннән тәбрикләүләр кабул итеп, Светлана Александровна Татарстан данын 2021нче елда Волгоградта якларга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International