Таһир Әхмәдулла улы Алгай авылында туган. Ун яшеннән хезмәт эшчәнлеген комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Көмешкүл урта гомуми белем бирү мәктәбен, район мәгариф бүлеген җитәкләде, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, Мамадыш почтамты начальнигы, Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазыйфаларын башкарды.