Дусай авылындагы Дусмөхәммәт һәм Шәехмөхәммәт каберләренә баш ияргә Балтач районы аккалфаклылары килде. – Б е з М а м а д ы ш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова белән гел аралашып торабыз. Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнехановның нәсел тамырлары Мамадыш төбәгендә – Дусай авылында булуы турында аннан ишеткәнемдер, мөгаен. Дусай авылын да, Мамадышны да барып күрәсебез килде. Үзебезнең районның авыллардагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән барып кайтырга җыенгач, районыбыз җитәкчеләре автобус бирделәр. Сезгә килгәч, мондагы ха лыкның үткәннәренә, тарихка зур хөрмәт белән каравын күрдек. Безгә экскурсия үткәргән кыз Миңнехановларның хаҗи Дусмөхәммәткә барып тоташкан ундүрт буын шәҗәрәсен сөйләп чыкты. Мин үзем җиде буыныбызны өйрәндем. Ундүрт буынга кадәр шәҗәрәләрен өйрәнгән кешеләр бездә дә бар. Кариле авылыннан эшмәкәр Гөлсем Миннебаева, Балтачның үзендә яшәүче язучы Гарифҗан Мөхәммәтшин. Кайткач, үзем дә эзләнүләремне яңадан дәвам итәчәкмен. Үзебезнең кызлар белән дә бу турыда сөйләштек, – диде Балтач районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова. Дусай авылы халкы дүрт гасыр буе кадерләп торган Дусмөхәммәт хафиз һәм Шәехмөхәммәт каберләре турында кунакларга Мамадыш туган якны өйрәнү музее кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова бәйнә-бәйнә сөйләде. Нургали Миңнехановның бала чагында Дусайга бик еш алып килүләре, Лубян техникумында укыган вакытта да күп тапкырлар мондагы туганнарына тукталуы аккалфаклыларда бигрәк тә кызыксыну уятты. –Аны кечкенә чагында авылда күреп белгән кешеләр исәнме соң әле? – дип тә сорадылар һәм уңай җавап ишеттеләр. Ә инде авыл мәчетенең стеналарындагы “Нургали Миңнеханов һәм Галимҗан Җиһаншин мәчете” дигән сүзләр аларны бөтенләй телсез калдырдылар. Аның бурасын, агач материалларын әти-әнисенең, апасы белән абыйсының туган авылына Нургали абый җибәргән шул. Авырып торуына карамастан, мәчетне ачу тантанасына да килгән. Авылдашлары Миңнеханны – кунакчыл, Нургалине ачык кеше иде, дип сөйлиләр. Бу – чыннан да шулай. Чөнки Нургали абый Миңнехановны мин үзем дә күреп беләм. Тәлгать Нәҗмиев белән Мамадышка килгәннәр иде. Безнең редакциягә дә кереп чыктылар. Бик күп Дусай кешесе Нургали абый җитәкләгән Саба урман хуҗалыгына барып урнашты, шунда төпләнеп калды. Аннан бура алып кайтып, Дусайда өй, каралты-кура җиткерүчеләр дә бар. –Чираттагы килүебездә Дусайда – Дусмөхәммәт һ ә м Ш ә ех м өхә м м ә т к а б е р л ә р е я н ы н д а Миңнехановлар музее эшләп куйсагыз бер дә гаҗәпләнмәбез. Сездә инде бик күп тарихи материал тупланган икән бит, – диде Зөлфирә Фәсхи кызы Камалова. Ул хаклы. Районның “Хәтер” фонды җитәкчесе Рафаил Газизов һәм туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре туплаган истәлекләр, тарихи материаллар олы бер тарихи музейлык инде. Аларны музей фондларында гына калдырмаска иде.