Мамадышта яшәүче Фәүзия Мөхетдин кызы Гаянова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин котлады.. Юбилярга ил Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлаулар тапшырылганнан соң, тантанада катнашучылар үз теләкләрен җиткерделәр. Фәүзия Мөхетдин кызы-күп балалы әни, аның 10 оныгы һәм оныкчыгы бар. Ә басманың героинясы-армый-талмый хезмәт итүче, аны әле дә телевизор карау кебек күңелсез шөгыль артында калдырырга ярамый. Әгәр ул өйдә түгел икән, димәк, ишегалдында чәчәкләрне карый яки бакчага киткән. Бәрәңге, кишер уңышын да җыеп аласы бар әле, ди ул.
Заманында якташыбыз төзелештә дә, тимер юлда да, колхозда да эшләде. Саубуллашканда Фәүзия Мөхетдин кызы каты итеп кулны кыса. Бу кул кысуда чын хезмәтчәннәр буыны ныклыгы сизелә иде әле. Без тантана сәбәпчесенә озын гомер, нык сәламәтлек, якыннарыбызның игътибарын тоеп яшәвен телибез!