Мамадыш районында республиканың төрле районнарыннан спортчылар җыелды. Түбән Ушма авылының «Дуслык» спорт комплексы базасында ике көн лидерлык өчен көрәшәчәк. Бүген, ярышларның беренче көнендә, билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионатында катнашучыларны Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов сәламләде. «Бүген монда республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелды. Ярышлар, гадәттәгечә, иң югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Барлык катнашучыларга да матур көрәш, яхшы нәтиҗәләр һәм иң көчлеләрне җиңүләрен телим", - диде Муса Рөстәм улы.
Ярышларда 13 команда, барлыгы 80 катнашучы. Мамадыш районыннан 15 спортчы катнаша. Барлык командаларга уңышлар телибез һәм район кунакларын һәм халкын спортчылар өчен җан атарга чакырабыз!