Мамадыш районыннан күп балалы педагог –әниләр "Бердәм Россия" дән планшетлар алдылар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районының күп балалы педагог -әниләр Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган «Игелек кыл» хәйрия акциясендә катнаштылар. Гаилә хәле буенча гаилә башлыгы булган Шаһиәхмәтовлар һәм Очиловлар район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗеманов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Габдрахманов һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Гөлнур Хурамшина белән түгәрәк өстәл артына җыелдылар. Акция Татарстанның 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 55 гаиләгә кагылды. ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова күп балалы ата – аналарга видеомөрәҗәгать итеп, «5» нең бу чара масштабында Венера Шаһиәхмәтова һәм Зулхияхон Очилова ана ролен дә, педагог миссиясен дә уңышлы башкаруларын күрсәтә торган сан булуын ассызыклады. Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре, татлы ризыклар һәм планшетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International