Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакыралар

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе 19 сентябрьдә булачак. Гадәттәгечә, сәүдә шәһәрнең үзәк мәйданында башланачак. Сатып алучыларга үз продукциясен Актаныш икътисадый зонасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, сәүдә рәтләрен Мамадыш районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм фермерлар биләячәк. Ярминкәдә ит, сөт продукциясе, җиләк-җимеш, яшелчә, балның бай ассортименты тәкъдим ителәчәк. Теләгән кеше печән, фураж, катнаш азык һ. б. сатып ала алачак.

Башлана 7.00 сәгатьтә. Хуш киләсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International