Мамадышта эш табу базары узды.

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2020 нчы елның 16 нчы сентябре көнне иртәнге сәгать 10 да Мамадыш районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш эзләүчеләр өчен базар оештырылды.

Эш базарына килгән эш эзләүчеләр ҖЧҖ “РМ АГРО”, ҖЧҖ “РМ Строй”, ҖЧҖ “АПК Продовольственная Программа”, ҖЧҖ “Мамадыш тегү комбинаты”ннан эшче көчләр белән эшләүгә җаваплы белгечләре белән аралашып, нинди эш урыннарына эшчеләр кирәклеге турында мәглүмат алдылар.

Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярминкәгә килгәннәргә эш базарындагы торыш, яңалыкларбелән таныштырдылар, килүчеләргә белеме, тәҗрибәсенә карап вакансияләр тәкүдим иттеләр. Белемнәрен күтәрү, яңа һөнәр алу мөмкинлеген аңлатып уздылар.

Чарада катнашучы 45 кеше   кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар.

Чарада катнашкан Мамадыш район хакимиятенең икътисад буенча урынбасары Вадим Ильич Никитин эш эзләүчеләр өчен оештырыла торган ярминкәләрнең әһәмияте зурлыгын азсызыклады. Эш бирүчеләрне ярминкәләрдә активрак катнашырга чакырачакларын искәртте.

Эш эзләүчеләр, бүгенге көннең санитар  тәлапләреннән чыгып, битлекләрен киеп, барлык саклану чараларын күреп килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International