Иртәгә, 17 сентябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр яву ихтимал. Һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Алмашынучан-болытлы һава торышы була Төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә», диелә хәбәрдә. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк. Төнлә температура 2-7 градус җылы була, кайсыбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-09-2020/irt-g-tatarstanda-17-graduska-kad-r-yly-buluy-k-tel-5772058