Безнекеләр булдыра!

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Быелгы сезонда да мамадышлылар сынатмады. Безнең биш номер фестивальнең финалында катнашу бәхетенә ирештеләр. “Непоседы” бию коллективы (җитәкчесе – Альбина Галимова) үз номинациясендә – икенче, Эмилия Хәйриева, “Эскиз” вокаль ансамбле (җитәкчесе – Ольга Сычёва) өченче урыннарны яуладылар. Бу Казан федераль университетының “УНИКС” КСКда узган галаконцертта билгеле булды. Тагын ике коллективыбыз 29нчы сентябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә иң көчлеләр катнашындагы гала-концертта катнашачак. Зур сәхнәдә “Каприз” (җитәкчесе – Тәнзилә Әхмәдуллина) белән “Лаборатория” (җитәкчеләре – Гүзәл Шәрифуллина һәм Илшат Шәймәрданов) бию коллективлары чыгыш ясаячаклар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International