Бүген район мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган хәйрия концерты булды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган хәйрия концерты булды. Аны өлкән буын һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тамаша кылды. «Тукта вакыт...» концерт программасында якташыбыз, талантлы җырчы Раян Садриев катнашты. Шәһәрнең төп сәхнәсендә республика башкаласыннан килгән кунаклар да чыгыш ясады. Бу бүләкне мамадышлылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев әзерләде. Чара барлык санитар-гигиена чараларын үтәү белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International