Биш геройның ватанында музей ачарга әзерләнәләр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Геройларның ватанында үз музее булырга тиеш. Район башлыгы Анатолий Ивановның бер ел элек әйткән сүзләре Албай авыл җирлеге җитәкчелеген илһамландырды. Ххәзерге вакытта 172 кеше яши торган кечкенә авылның бай тарихын мәктәп музеенда гына калдырырга ярамый. Бүгенге көндә Совет көнкүреше дә, танылган кешеләрнең биографиясе дә чагылдырылган экспозиция Хәтер аллеясы янында аерым бинага күчерелгән. Җирлек башлыгы Иван Крешков, хәзер һәйкәлләр реставрацияләнгән, ә музей авария хәлендәге бинадан күчкәч, Советлар Союзы Геройлары Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кириллович, РФ Герое Смирнов Георгий Семенович, гражданнар сугышы герое Домолазов Степан Васильевич, Социалистик Хезмәт Герое Иванов Иван Захарович туган авылга, авылның тарихи үткәненә багышланган тулы бер комплекс төзү мөмкинлегенә ышана. Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Украинадан Мамадышка Десна аша күперне саклаганда һәлак булган Николай Яковлевның солдат медале кайтавртылган иде.

Сүз уңаенда, әгәр сезнең шәхси коллекциягездә музейга куярлык  кызыклы экспонатлар сакланса, аларны тапшыру турында 3-05-06, 3-05-28 телефоннары аша килешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International