Мамадышлылар Россиянең Халык участковые исеменә дәгъва итә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

2020 елның 11 сентябреннән «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының беренче региональ этабы старт алды, ул унынчы тапкыр үткәрелә.

Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен күтәрүгә, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай иҗтимагый фикер формалаштыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Беренче турда илебезнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт итүче полиция участок уполномоченныйлары, конкурста катнашучыларга куелган критерийларга туры килә торган, шул исәптән безнең якташларыбыз, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча хезмәткәрләре Ленар Нәгыймов, Алмаз Мөхәммәтдинов һәм Айрат Гарифуллин да катнаша. Аларны түбәндәге сылтама буенча хупларга мөмкин: http:/ / 16.xn--j1aef.xn—

Конкурсның беренче этабында катнашучыларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылачак. Татарстан Республикасында яшәүчеләр 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр онлайн-тавыш бирү юлы белән үз районының «халык»исеменә лаек полиция участок уполномоченные сайлый ала.

НИЧЕК ТАВЫШ БИРЕРГӘ?

Конкурсның беренче һәм икенче этабында халык тавыш бирүе Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында (16.МВД.РФ) уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International