Мамадышлылар Татарстанның киләчәге, район территориясе элеккегечә үк динамик үсештә булыр дип ышаналар

2020 елның 11 сентябре, җомга

Мамадышлылар Татарстанның киләчәге, район территориясе элеккегечә үк динамик үсештә булыр дип ышаналар.

Бүген районның 53 сайлау участогында республика Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау башланды.

Исегезгә төшерәбез, 11-12 сентябрь - алдан тавыш бирү көннәре, бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.

Шуның белән бергә өйдә тавыш бирү дә башланды. Яше яки торышы сайлау участогында булырга мөмкинлек бирми торган район халкы да актив гражданлык позициясен күрсәтте. Нигездә, бу пенсионерлар, алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар да, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар.

Тавыш бирү көннәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тулы чаралар күреләчәк, ихтыяр белдерүнең уңайлылыгы өчен кирәкле шартлар тудырылачак.

Ә сез инде тавыш бирдегезме?

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International