12 сентябрьдән Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Беренче сәүдәдә Мамадыш районы товар җитештерүчеләре катнашачак. «Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ, «Радуга» ҖЧҖ, РайПо, «Азбука сыра» АҖ филиалы «Мамадыш заводы», ИП Мотыйгуллин, «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ һәм район фермерлары үз продукцияләренең бай ассортиментын тәкъдим итәчәк. Башкала халкы ит, сөт продуктлары, бал, җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачак. Сәүдә Мамадыш районы мәдәният бүлеге артистларының музыкаль чыгышлары астында узачак.