Район башлыгы Анатолий Иванов "Транспорт" ҖЧҖ шәһәр автобуслары эшендәге җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Анатолий Иванов «Транспорт» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Бу очрашуның сәбәбе - мамадышлылардан шәһәр маршрутлары эшенең  сыйфатсыз хезмәтенә ризасызлык белдерелгән күп санлы мөрәҗәгатьләр. Соңгы вакытта аларның саны артты һәм күпчелек очракта автобусларның график буенча хәрәкәт итмәве белән бәйле иде.

- Бу эшкә салкын карау гына түгел, ә шәһәр һәм районда барган барлык хәлләргә каршы тору кебек килеп чыга. Уку сезоны башланды, балалар мәктәпкә, тренировкаларга һәм түгәрәкләргә йөри. Әйе, пассажирларның аз йоргән көннәре дә була, әмма бер кеше дә – клиент кына түгел, ә сезнең предприятиегә ышанган кеше  транспорт көтеп  үз вакытын сарыф итүе турында уйларга кирәк. Район барлык булган мөмкинлекләр белән «Транспорт» ҖЧҖгә  ярдәм итә. Һәм мин бер предприятиегә күп кенә мөһим процессларга комачауларга мөмкинлек бирмим. Җитешсезлекләрне төзәтегез, - дип таләп итте район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Күптән түгел җәмәгать транспорты хәрәкәте маршруты озынайды - мамадышлылар стадион-ипподромга уңайлы итеп барып җитү мөмкинлеге алды. Ә менә «Южный» микрорайоныннан Красная Горка авылына кадәр әйләнеч юллар аша барырга туры килә . Шәһәр Башкарма комитеты бу маршрутта тукталыш павильоннары урнаштыру, аларга асфальт түшәлгән тукталыш урынннары ясау буенча булган проблемаларны бетерү буенча эшләр башкарды.

- Яңа маршрутны ачу һәм автобуслар хәрәкәте расписаниесе белән стендлар урнаштыру өчен ике атнадан артык вакытыгыз бар, - дип билгеләде «Транспорт» ҖЧҖ Анатолий Иванов.

Хәер, барысына да карамастан, яклар арасында сөйләшү конструктив булды. Җирле транспорт оешмасында машина йөртүчеләр җитми икән. Анатолий Иванов аларны алдан әзерләргә кирәклеген әйтте, әйтик, политехник колледж студентлары арасында. Ә әлегә кадрлар мәсьәләсе ачык кала. Шуңа күрә, әгәр сез эш эзләсәгез, җаваплы һәм пунктуаль булсагыз, «Транспорт»ҖЧҖ рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International