10 нчы сентябрьдә 9.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 нче йорт адресы буенча өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының кырыгынчы утырышы була.
Көн тәртибенә кертелгән сораулар:
2020 елның 1 яртыеллыгында Мамадыш муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында.
Мамадыш муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында» 16.12.2019 ел, №1-37 карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
Үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләр башлыкларының, муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарларының, депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзаларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларының айлык акчалата түләүләре күләмнәрен арттыру турында;
«Мамадыш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты турындагы нигезләмәне раслау хакында.
«Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Контроль-хисап палатасы " муниципаль казна учреждениесе рәисе турында.
Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советы эшчәнлеге турында хисап.
Төрлесеннән.