Җылыту сезонын 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча башлау - гомумреспублика бурычы. Җомга көнне аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңгыратты. Беренче чиратта хастаханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, интернатларга, торак йортларга җылы килергә тиеш. Бүген сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, социаль яклау учреждениеләрендә салкыннар сезонына 100% ка әзер булулары турында ышанычлы белдерделәр. Идарәче компания шулай ук 131 күп фатирлы йортның максималь әзерлеге турында хисап тотты.