Тауиле авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ремонтланган Мәдәният йорты ачылды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

 «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген Мамадыш районының Тауиле авылында яңартылган мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды, хәтта газ да кертелде. Бинаны ремонтлау эшләрен Зөфәр Гәрәев җитәкчелегендәге «Мамадышстрой» оешмасы бригадасы башкарды. Чараларны сыйфатлы оештыру һәм үткәрү һәм нәтиҗәле эш өчен барлык шартлар да тудырылган.

Анатолий Иванов яңа мәдәният йорты төрле кызыксыну һәм мавыгулары булган берничә буынны берләштерер, чын мәдәният үзәге булыр, дигән ышаныч белдерде.

Авыл мәдәният йортының визит карточкасы булып «Пчелочка» фольклор ансамбле тора. Мәдәният йортын ачу тантанасыннан соң яңартылган сәхнәдә авыл халкы өчен беренче концерт булды.

Тауиле авыл җирлегендә яшәүчеләр республика һәм район җитәкчелегенә мәдәни тормыш үзәгендә булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәләр, Тауиле җирендә яңа талантлар ачылыр, дип өметләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International