Быел" Питрау " ,коронавирус пандемиясе белән бәйле катлаулы хәл аркасында, 12 июльдән 18 июль аралыгында онлайн форматт узды. Керәшеннәр "Питрау атнасы" дип нәкъ менә шул вакыт аралыгын атыйлар.
Барлыгы 57 чара үткәрелде. Бу чаралар үз эченә бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында видеоматериаллар, халык иҗаты, бию һәм милли ашлар буенча мастер-класслар, Инстаграмның интернет-мәйданчыгында туры эфирлар, республика районнары, Instagram да, шулай ук төбәкләрнең фольклор коллективлары чыгышларын үз эченә алды.
"Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивален оештыруга өлеш керткән фольклор ансамбльләр һәм шәхесләр Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров исеменнән Рәхмәт хаты һәм Я. Емельянов исемендәге Республика мәдәни үзәгеннән Дипломнар белән бүләкләнделәр:
«Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме нәтиҗәләре буенча дипломнар белән бүләкләнүче коллективлар исемлеге:
Мамадыш муниципаль районы Җәнлек совхозы мәдәният йортының «Кәсилә» фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Гарипова Римма Шамил кызы
Мамадыш муниципаль районы Дүсмәт мәдәният йортының «Җингәчәйләр» фольклор коллективы
Җитәкчесе-Спиридонов Виктор Петрович
Мамадыш муниципаль районы «Тәңкәләр» балалар фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Әхмәдиева Зоя Васильевна
Мамадыш муниципаль районы «Карендәшләр» балалар фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Галкина Роза Павловна
Мамадыш муниципаль районының «Урагай» фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Петухова Татьяна Сергеевна
Мамадыш муниципаль районының «Көмеш тәңкә» ансамбле
Җитәкчесе-Игнатьева Римма Карповна
Мамадыш муниципаль районының «Нократ моңнары» гармунчылар ансамбле
Җитәкчесе-Гыйниятов Рөстәм шамил улы
«Покрау» керәшен фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Трушова Нина Николаевна
Мамадыш муниципаль районы Шәдче авылының «Туганайлар " фольклор ансамбле
Җитәкчесе-Вәлиев Илдар Мирзахан улы.
«Питрау - 2020» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Спиридонов Степан Петрович Рәхмәт хаты бүләкләнде.