2 сентябрьдән бөтен республика территориясендә 2807 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шул исәптән 46 участок гражданнар вакытлыча тору урыннарында да оештырылган. Ачылган участокларда сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү буенча эшләрне башкаралар. Сайлаучылар үзләре турындагы мәгълүматларны тикшерү өчен үзләре дә мөрәҗәгать итә алалар. Моннан тыш, биредә кандидатлар буенча мәгълүмат алырга һәм УИКның эш графигы белән танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Мамадыш районы территориясендә 53 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Алда торган сайлауларда Бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән. 11 һәм 12 сентябрь алдан тавыш бирү көннәре булып санала.