Мамадышлыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Актив иҗтимагый һәм Хәйрия эшчәнлеге, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге Советы депутаты, Әфганстандагы сугыш инвалидларының «Булат» Чиләбе өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Әхмәтгаянов Булат Мирзаҗан улы «Мамадыш муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

"Мамадыш - ЖКУ ҖЧҖ директоры Гатиятуллин Рәис Сабирҗан улы, КамСтройГрупп «ҖЧҖ участогы начальнигы Дмитриев Анатолий Александрович, Центурион ҖЧҖ участогы начальнигы Әхтәмов Булат Марат улы, Стройсити участогы начальнигы Фәрхетдинов Альберт Васыйл улы, Энергоцентр ҖЧҖ электромонтеры Подветельнов Олег Анатольевич Мамадыш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Мамадыш муниципаль районының финанс-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Мамадыш муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкче  Сергеев Алексей Михайлович бүләкләнде

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау эшендә казанышлары өчен поликлиниканың Мамадыш үзәк район хастаханәсе автоном сәламәтлек саклау учреждениесе гомуми практика табибы Хөснуллин Исмәгыйль Минвәли улы

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендә күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен  "Атказанган Табиб" мактаулы исеме Татарстан Республикасы Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында федераль бюджет учреждениесе филиалы эпидемиологы табибы Хәсәнов Зөфәр Галимхан улы бүләкләнде.

Җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәиснең Рәхмәт хаты белән "Татмедиа» һәм «Мамадыш-информ" инженеры Хөснетдинов Раил Кафил Улы бүләкләнде

 

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International