Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Мамадышта булды, анда ул стадион-ипподромны ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты.
Стадион-ипподромны ремонтлау «торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсының грант акчасына башкарылды. Масштаблы эшләр кысаларында Стадион бинасын, ат абзарын ремонтладылар, күзәтү мәйданчыгы төзеделәр, асфальт җәелде, территорияне төзекләндерделәр. Стадион-ипподром тирәсендә картинг-клуб, яктыртылган трассалы модульле чаңгы базасы, ачык шугалак, йөгерү стадионыы урнашкан.
Объектны ачу тантанасында Мамадыш районына бик теләп йөрүен әйтте. Аның сүзләренә караганда, район янә үзенең инициативалы эше һәм барлык өлкәләрдә дә диярлек зур уңышлары белән таң калдыра. Район башлыгы җитәкчелегендә инициативалы һәм креатив команда күп кенә федераль һәм республика программаларында, конкурсларда катнаша, аларның нәтиҗәләре, барыннан да элек, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.
«Бу чираттагы чара гына түгел, ә чын-чынлап тарихи, әһәмиятле вакыйга, – дип ассызыклады ул бу бик мөһим вакыйганы. – Бу көннәрдә республика җитәкчелеге, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары урып-җыю кампаниясенең барышы, милли проектларны, Татарстан Президенты инициативасы белән 50 республика программасын гамәлгә ашыру белән танышу өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында булып кайталар. Мин Мамадышка килүем белән бәхетлемен. Биредә күптән түгел генә булган идем. Бу урын танымаслык булып үзгәргәню Мамадыш җирендә хезмәт сөючән, күп милләтле халык дус һәм бердәм булып яшиләр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, яңа объектны ачу район территориясендә төрле спорт төрләрен бер урынга тупларга мөмкинлек бирәчәк.
Муниципаль берәмлек башлыгы Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, бүгенге вакыйга Мамадыш районы халкы өчен бәйрәм. Биредә торак йортлар, социаль инфраструктура төзелеше актив алып барыла. Болар барысы да республика программалары ярдәмендә тормышка ашырыла.
Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия конкурсында чираттагы җиңү һәм 50 миллион сум күләмендәге грант ярдәмендә район үзәге яр буен төзекләндерү эше дәвам итәчәк. Моннан тыш, тау чаңгысы комплексы, шулай ук 350 метр озынлыктагы Тарзанка белән спорт объекты төзү планлаштырыла.Соңыннан дәүләт бүләкләре тапшыру һәм «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел»дигән истәлекле билгеләр тапшыру булды.
Парламент башлыгы төрле мәйданчыкларда район активы белән очрашты. Аерым алганда, ул халык осталары күргәзмәсен карады, анда шулай ук сәнгать-эстетик юнәлештәге төрле эш белән шөгыльләнүчеләр да үз эшләрен тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин чаңгы базасында булды, анда җәйге биатлон ярышларына старт бирде. Базаны ачу 2019 елның декабрендә булды. Республика программасы кысаларында төзелгән спорт объектының мәйданы якынча 100 кв.м. тәшкил итә һәм киенү зоналары, бәдрәфләр, душ, тренер бүлмәләре, чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү бүлмәләре бар.
Парламент башлыгы ел саен биредә уза торган парадта катнашучыларга теләкләрен җиткерде. Быел районда 105 никах теркәлгән. Быел тормыш иптәше бергә гомер итүләренә 50 елны бәйрәм итүче икән Фәрит Мөхәммәтшиннан Мамадыш районының яшь гаиләләре уставын раслаувын сорадылар.
"Мамадыш яшьләренең уставы-ул үзләренең уртак тормыш юлларын башлап җибәрүчеләр өчен нигез. Бер-берегезне саклагыз, хөрмәт итегез, ярдәмләшегез, шул чакта сездә барысы да булачак. Барлык чакыруларга да карамастан, сез бердәм булып тормыш юлыннан атлыйсыз. Сез Татарстанда, Мамадышта яшәвегез белән бәхетле", - диде ул.
Стадион-ипподром ачылган көнне инвалидлар өчен мини-сабантуй узды, анда 50гә якын кеше катнашты. Ярышлар өстәл уеннары, аркан тарту, армспорт, капчык киеп йөгерү һ. б. буенча узды.
Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларны алда торган Татарстан Президентын, муниципаль депутатларны, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив һәм объектив булырга чакырды.
"Шәһәр, район һәм авыл Советлары депутатлары булып, республиканың иҗади юлын дәвам итүчеләрне сайлауга җаваплы карарга кирәк. Сайлаулар гадел һәм ачык узарга тиеш. Күпмилләтле Татарстан халкының абсолют күпчелегенә таяныч булырдай кешене Татарстан Президенты итеп сайларга кирәк. Барлык кыенлыкларга да карамастан, сез безнең республиканың нинди иҗади үсүен күрәсез. Киләчәктә дә шулай булырга тиеш", - диде парламент башлыгы.