Мамадыш үзәгендә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Мамадышта беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Сәүдә иртән үк башланды. Шәһәрнең үзәк мәйданы сатып алучылар белән тулган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен бигрәк тә фатирда яшәүчеләр, бигрәк тә өлкән буын халкы көтеп ала. Мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары Шәдче, Шәмәк, Уразбахты, Усали, Көек-Ерыкса авыл җирлекләре, Мамадыш районы предприятиеләре һәм фермерлар җитештергән продукцияне сатып ала алдылар. Күп кенә сатып алучылар азык-төлек сумкалары белән кайтып киттеләр һәм ярминкә үткәргән өчен җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. Фермерлар да үз продукцияләрен сату мөмкинлегенә шат иде.

Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсенең эшен район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде. Яңа сезонда 15 ярминкә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International