«Квантум» балалар техник иҗаты үзәгендә Ачык ишекләр көне уза. Күптән түгел генә учреждениене ачу тантанасы узды. Ә түгәрәкләргә язылырга теләүчеләр бик күп. Үзәк базада балаларга һәм аларның әти-әниләренә нинди лабораторияләр эшләячәге турында балалар һәм яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов сөйләде. Шулай ук катнашучылар укытучылар белән таныштылар һәм мастер-классларда катнаша алдылар. "Квантум" да 6 юнәлеш буенча төрле түгәрәкләр бар: фәнни-техник, социаль-педагогик, сәнгать-эстетик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, табигый-фәнни. Дәресләр 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән. Өлкәннәргә дә шөгыльләнергә була. Әйтик, тиздән спорт аэробикасына группа җыячаклар, ә шахматка бүген үк язылырга мөмкин. Алар өчен дәресләр 18.00 сәгатьтән соң узачак. Балалар техник иҗаты үзәгендә модельләштерү, робот техникасы, лазер технологияләре, Инглиз теле, Шахмат, Ораторлык сәнгате, рәсем, Ландшафт дизайны, вокал, хореография, кул эшләренә язылырга мөмкин. Балалар мәктәптә лидерлык, мәктәп блогер, һәм хәтта автодело түгәрәкләренә йөри алалар. Спортчылар өчен кикбоксинг, чаңгы, биатлон түгәрәкләре эшли. Биредә дәресләр физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә узачак.
Бүген килеп өлгермәгәнсез икән, Ачык ишекләр көненә 11 сентябрьдә, 14.00 һәм 17.00 сәгатьтә килергә мөмкин булачак. Ә 14 сентябрьдә "Квантум" да сынау дәресләре башлана, аннан соң инде түгәрәкне сайларга мөмкин булачак.