65 яшьтән өлкәнрәк мамадышлылар, физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар компьютер грамоталылыгына өйрәнә алалар. «Забота» үзәге базасындагы тернәкләндерү курсы кысаларында нибары 2 атна эчендә генә теләгән кешеләргә компьютер эшен ничек башлап җибәрергә һәм аны ничек өзеп куярга, документны ничек төзергә, аны бастырырга, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм өйдән чыкмыйча гына ут һәм су өчен түләргә тәкъдим итәләр. Киләсе заезд 21 сентябрьгә планлаштырылган, тернәкләндерү курсына 3-52-84 телефоны буенча шалтыратып кушылырга мөмкин.