Район башлыгы Анатолий Иванов Инстаграмда шәхси профильдә чираттагы фотографияләр белән уртаклашты.

2020 елның 4 сентябре, җомга

Район башлыгы Анатолий Иванов Instagramда абунәчеләр белән чираттагы фотосурәт, ә шул ук вакытта шәхси тормыштагы тагын бер мөһим вакыйга белән уртаклашты. Әлеге мәкалә бүген 93 яшь тулган Җөри авылында яшәүче Анастасия Федоровна Федоровага багышлана. Корыч характерлы хатын-кыз,ул көчле һәм ихтыярлы. Тормыш юлында күп авырлыклар күргән. Аның бары  1  сыйныф кына белеме бар. Калган елларын  балалар тәрбияләүгә, авыр, кайчагында барытик ир – атлар гына эшли торган эшкә багышларга туры килә. Әйләнә-тирәдәгеләр, туганнары һәм якыннары  тормыш зирәклеге өчен Анастасия Федоровнаны кхөрмәтлиләр, өйдәгеләр тантана сәбәпчесе феноменаль хәтергә ия, күп укый һәм хәтта заманча эстрада дөньясындагы яңалыкларны да күзәтә, дип сөйлиләр. Анастасия Федоровнаның тормыш дәресләре кыйммәт тора һәм бүгенге көнгә кадәр яшьләр арасында ышаныч уята. Озак яшәүче иртәнге 5тә уяна, көненә берничә тапкыр дога кыла. Район башлыгы Анатолий Иванов Анастасия Федоровнаны Настя тути  дип атый һәм, тыгыз графикка һәм башка шартларга карамастан, аның туган көненә традицион рәвештә ел саен килә. Эш шунда ки, тантана сәбәпчесе - Ивановлар гаиләсенең дусты Настя апа район башлыгының әти-әнисен яхшы белә, алар белән бер мәктәптә эшли . Бүген 93 ел эчендә бернинди кыенлыклар да сындырмаган хатын-кыз бәхеттән һәм горурлык белән елый. Үз балалары юк, әмма ул кайчандыр ул тәрбияләгән чит балалар лаеклы кешеләр булып үсеп, үзләренең түтиләре турында онытмаганнар. Алар арасында Анатолий Петрович Иванов та бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International