Файдалы киңәшләр: тышкы антеннаны ничек сайларга һәм урнаштырырга

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Көз - яңа телесезон башлану вакыты. Телеканаллар яңа программалар әзерлиләр, алар рейтингларны шартлатырга һәм көндәшләрен артта калдырырга тиеш. Озын көзге һәм кышкы кичләрдә яраткан тапшырулар белән ләззәтләнү өчен, антеннаның халәтен алдан ук тикшерергә кирәк. Иң катлаулысы тышкы антенналарга туры килә - алар һава торышының бөтен көйсезлекләрен кичерәләр. Ләкин нәкъ менә алар күпкә тотрыклырак телекабул итүне тәэмин итә. РТРС тышкы антеннаны ничек сайларга һәм кыш көне бозланган түбәгә менү куркынычы булмасын өчен ничек карарга икәнен киңәш итә.

1. Төрләрен анларга

20 санлы Эфир телеканалын кабул итү өчен иң яхшысы ике типтагы дециметрлы антенналар туры килә: логопериодик (мисал: «Дельта H111-02») һәм «дулкынлы канал» (мисал: «Меридиан 12AF»). Беренче тибы рәсемдә сулдан, икенчесе уңнан бирелгән.

Ике тип та дециметрлы дулкыннар кабул итә - 21-60 телевизион каналлар (ТВК). Әгәр мультиплекслар бер-берсеннән нык ераклашкан ешлыкларга тапшырылса, Логопериодик антенна коткара. Мәсәлән, әгәр беренче мультиплекс 24 ТВКка, ә икенчесе 58 ТВКка трансляцияләнсә. ТВК арасындагы аерма 10-15 берәмлектән артмаган очракта, оптималь вариант - "дулкынлы канал" антеннасы.

2. Конструктив үзенчәлекләргә игътибар итегез

Алюминийдан һәм басымлы пластиктан тышкы антенналар ышанычлырак. Корычтан ясалган антенналар коррозиягә дучар ителә. Конструкциядә пайкалар никадәр азрак булса, шулкадәр яхшырак. Антеннаны сайлаганда аның дымлылыктан сакланган булуына игътибар итәргә кирәк. Башка тигез шартларда минималь җил йөкләнеше һәм массасы булган антеннаны сайлагыз.

3. Кирәк дәрәҗәдә генә көчәйтегез

Антена көчәю дәрәҗәсе буенча пассив (үз геометриясе хисабына сигнал көчәйтү) һәм актив (өстәмә көчәйткеч белән) була.

Актив антенналар шәһәр читендә кабул итү өчен туры килә, шәһәрдә аларны телебашня турыдан-туры күренмәгән шартларда куллану максатка ярашлы. Көчәйткечне көчәйтү коэффициенты 18-22 децибель дәрәҗәсендә җитәрлек. Шул ук вакытта логопериодик антеннаның көчәюе  дулкынлы канал антеннасына караганда 15% ка кимрәк.

Башняга кадәр ара 10 километрдан ким булса, көчәйткеч зыян китерергә мөмкин. Бу очракта аны өзәргә яки актив антеннаны пассивка алыштырырга кирәк.

4. Югарырак булган саен, яхшырак

Антеннаны мөмкин кадәр югарырак куегыз һәм аны якындагы телебашняга җибәрегез. Шәхси секторда антенаның асылмалы биеклеге-җир дәрәҗәсеннән 10 метрдан, күп катлы бина өчен оптималь биеклеге – өченче каттан югарырак яки түбәдән ике метр (мачта ярдәмендә).

5. Антенна өчен көчле тота торган урын табыгыз

Антеннаны түбә астында, бигрәк тә металл түбә астында урнаштырырга кирәкми, аны кабул итүгә комачаулык итәчәк. Антеннаны ачык һавага чыгару (балкон, фасад, түбә) һәм телебашняның турыдан-туры күренешен тәэмин итү яхшырак.

6. КабельгәТВ-кабул итүне туктатырга бирмәгез

Кабельнең киңәш ителә торган каршылыгы - 75 Ом, антенна һәм телевизор арасындагы кабель озынлыгы минималь булырга тиеш. Озын кабельләр сигнал сүнү аркасында телекабул итү белән бәйле проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин. Сүнүне киметү өчен, чыбыкны кыскартырга яки көчәйтүне билгеләргә кирәк. Кабул итү белән бәйле проблемаларның еш очрый торган сәбәбе - кулланыла торган коаксиаль кабельдә скруткаларның күп санлы вак кисемтәләрдән җыелган булуы. Аерым очракларда экрандагы сурәтнең "таралуы" антенна кабеленең изоляциясе җимерелү белән бәйле булырга мөмкин. Явым-төшем аркасында контактлар оксидлашырга мөмкин. Әгәр кушылу урыннарын чистартып, разъемны алыштырсаң, телеканаллардагы кабул итү торгызылачак.

7. Фильтрлау

Әгәр дә гади ысуллар телеалымны көйләргә ярдәм итми икән, антеннага тышкы сигнал фильтрын урнаштырып карагыз. Бу көнкүрештән чыккан һәм кәрәзле элемтә операторларыннан килгән каршылыклардан арынырга ярдәм итәчәк. Җитештерүчеләр (мәсәлән, Televes һәм Funke) үзләренең антенналарына LTE-диапазонын өзүче режектор фильтрларын кертәләр.

8. Ышаныгыз,ләкин тикшерегез

Елына бер тапкыр тышкы антеннаны, шулай ук кабельны  ватылган җирләре һәм коррозия юкмы дип тикшерергә, спирт белән контактлар һәм разъемнарны сөртергә тәкъдим ителә. Җиһазларның һәм барлык кушылмаларның төзеклеген даими тикшерү - ТВ ның тотрыклы кабул итүенең нигезе.

9. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез

Әгәр сезгә антенналар урнаштыру, приставкалар һәм телевизорларны тоташтыру һәм ремонтлау белән ярдәм кирәк икән, сез карта.ртрс.рф сервисы аша мастерларны таба аласыз. Якын сервисның адресын эзләү өчен интерактив картада "Сервис" юлына галочка куярга һәм отвертка һәм гайка ачкычына туры килә торган билге сайларга кирәк. Хәзер картада Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык антенна сервисы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International