Федераль комиссия кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның дүртенче Бөтенроссия конкурсына йомгак ясады. Бу проектлар 2021-2022 елларда гамәлгә ашырылачак. Иң күп җиңүче проектлар Татарстанда. Алар арасында безнең «Нократ елгасы яр буе» пооекты да бар! Хөрмәтле мамадышлылар, Конкурсның төбәк этабы кысаларында бердәм тавыш бирдек без бу проект өчен! Исегезгә төшерәбез, халыкны җәлеп итү, гражданнарның катнашу рәвешләренең дәрәҗәсе һәм төрлелеге, территорияләрне социомәдәни программалаштыру конкурс экспертлары өчен проектларны бәяләгәндә иң мөһим критерийларның берсе булды. Шуңа күрә бүген без тавыш биргәнче үк проект буенча җәмәгатьчелек фикер алышуында һәм турыдан-туры эфирларда актив катнашкан мамадышлыларга аеруча рәхмәтле.
Проектның җиңүенә конкурс документларын вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләгән муниципалитет командасы өлешен дә билгеләп үтми мөмкин түгел. Анда территорияне сайлауны нигезләргә, планлаштыру һәм архитектура чишелешләренең сыйфатын чагылдырырга, социаль-икътисади нәтиҗә буенча фаразлар бирергә кирәк иде. Болар барысы да уңышлы булды!
Исегезгә төшерәбез, Мамадыш районы бөтенроссия конкурсында өч тапкыр катнашты, бу Татарстанда шуның кадәр җиңү яулаган бердәнбер территория. Төзекләндерелгән, заманча Совет урамы, Күпфункцияле стадион-ипподром-болар барысы да безнең сәламәт амбицияләребез, Мамадышны яшәү өчен уңайлы итү омтылышы нәтиҗәсе. Хәзер Яр буе, дөресрәге, аның дәвамы Ушма елгасы тамагыннан Спиртзаводка кадәр. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында федераль ярдәм аркасында 2022 елга әлеге территория велосипедчылар өчен юллар, ял итү зоналары һәм чын дендросадлы җәмәгать пространствосы статусын йөртә алачак.
Бу акчаларны ник юлга тотмыйлар ди кайберәүләр. Акча федераль бюджеттан һәр проект өчен аерым бүлеп бирелә. Шуңа күрә,бик теләсәк тә безбу акчаларнв башка максатларга куллана алмыйбыз.
Без район халкын тагын бер кат уртак җиңү белән котлыйбыз, бу проект сыйфатлы гамәлгә ашырылсын һәм мамадышлыларның күп буыннарына хезмәт итсен иде. Шулай ук конкурсны оештыручыларга иҗат итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез!