Мамадыш районында "Экстремизмга-ЮК!" айлыгы башланды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Үз максатларында виртуаль киңлекне кулланучы радикаль карашлы затларның һөҗүмнәрен «Кибердружина» чагылдырачак. Мамадыш районында террорчылыкка каршы комиссиянең өченче киңәйтелгән утырышы узды. Иҗтимагый хәрәкәт, нигездә, экстремистлык характерындагы материалларны урнаштыру белән шөгыльләнүче төркемнәрне, берләшмәләрне яки аерым кешеләрне үз вакытында ачыклау өчен, интернет аша даими күзәтеп торырга тиешле программист укытучылардан торачак. Бу теманы районның АТК секретаре Олег Рылов күтәрде.

Хәер, террорчылыкка каршы яклану темасының актуальлеге реаль тормыш шартларында да беркайчан да юкка чыкмады. Бүгенге көндә район чикләрендә 251 объект һәм кешеләр күпләп була торган урыннар бар, алар арасында дистәләгән мәгариф һәм медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары һәм клублар урнашкан. «Россия милли гвардиясе гаскәрләре УВО» ФДКУ Мамадыш филиалы начальнигы Рәсүл Шәфигуллин чыгышыннан күренгәнчә, экстремистлыкка телдән " Юк "дип  әйтергә барысы да әзер, ә менә эштә террорчылыкка каршы яклануга карата билгеләнгән таләпләрне үтәүгә – кайберләре генә. Металл дететекторлар, тревога сигнализациясе төймәләре булмау, видеокүзәтү камералары җитмәү характерлы җитешсезлекләр.

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр район территориясендә "Экстремизмга-юк!»айлыгы узачак. бу вакыт аралыгы объектларның техник җиһазланышын түгел, ә халыкның позициясен, һәрберебезнең дошманга каршы торамы юкмы  икәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International