Якташыбыз Әхмәтгәрәй Хәсәнов бүген 90 яшьлеген билгеләп үтә

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Кыравыл авылында туып-үскән Әхмәтгәрәй Хәсән улы Хәсәновка 90 яшь тулды. Юбилярны Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хаев котлады. Ул аңа Президент Владимир Путин исеменнән котлау , шулай ук авырмаска һәм озак яшәргә дигән йөкләмәсен тапшырды, район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде. Әхмәтгәрәй Хәсән улы-чын патриот, гомере буе туган авылында яши һәм эшли. 4 бала үстереп олы тормыш юлына җибәргәннәр. Бүген ул актив рәвештә оныкларын тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Без якташыбызны әлеге түгәрәк дата белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International