Мамадыш районы башлыгы Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен бүләкләнде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Анатолий Петрович, үз командасы әгъзаларына мөрәҗәгать итеп: «Үзеңне мактау дөрес түгел, район казанышлары белән горурланырга кирәк, ә мактанырга түгел. Безнең хезмәтебезне бары тик халык кына бәяли ала, алар алдында без җаваплы кешеләр»,- дип кабатлый.

Без, үз чиратыбызда, Анатолий Петровичны әлеге лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International