Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш политехник көллиятенең педагогик составын Белем көне белән котлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш политехник көллиятенең педагогик составын Белем көне белән котлады. Уку йорты республикада һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында иң алдынгыларның берсе булып тора. Көллияттә җәмәгать туклануы технологы, бухгалтер, төзүче, автомеханик, эретеп ябыштыручы кебек кадрлар әзерлиләр. Коллектив белән аралашканнан соң Анатолий Петрович педагогика хезмәте ветераннарына һәм көллиятнең алдынгы педагогларына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International