Утыр, биш! 2 нче лицейның беренче сыйныф укучысы республика җитәкчелеге тәкъдименә патриотик җавабы белән тәүге мәктәп имтиханын тапшырды да инде

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче лицейдан җиде яшьлек Айназга бүген беренче бишле билгесе куелды. Белем бирү оешмасында тантаналы линейкадан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Анатолий Иванов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов «яңалар» янына беренче сыйныфка керделәр. Диалогтан күренгәнчә, балалар өлкәннәрдән булган сорауларга әзер булып чыктылар. Марат Готович һәм Анатолий Петрович беренче сыйныф укучылары инглиз телен беләме, дип тә кызыксындылар. Кечкенә куллар күп күтәрелде.

Марат Әхмәтов балаларга Татарстанның үсеш перспективалары турында сөйләде, ә Мамадышның киләчәге турында: «Берничә елдан соң сезнең шәһәр Татарстанда иң яхшысы булачак, сез дә үсәчәксез, ә ул көннән- көн уңайлырак һәм матурырыак була барачак», - дип аерым билгеләп үтте. Марат Әхмәтов яхшы укыган очракта зур шәһәрләрдә эшләргә мөмкин булачак, дип әйткәч, аларның берничәсен санап чыккач, беренче сыйныф укучысы үз шәһәреңдә яшәргә яхшырак икәнлеген ялкынланып сөйләде, шәһәребезне мактады.

Патриотны алкышлар белән хуплап, Марат Әхмәтов район башлыгыннан бер мизгел эчендә фикер лидерына әверелгән малайны аерым бүләкләүне сорады. Хәер, бүген бүләкләр күп булды-канцелярия товарлары сатып алу өчен сертификатлардан тыш, алар китаплар һәм сим-карта да алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International