Ишки авылында яшәүче Нәсимә Хан кызы Гыйләҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Ишки авылында яшәүче Нәсимә Хан кызы Гыйләҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аны әлеге истәлекле вакыйга белән Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов котлады. Ул юбилярга истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның котлау хатын тапшырды.

Нәсимә Хан кызы бөтен хезмәт эшчәнлеген Ишки урта мәктәбендә балаларны тәрбияләүгә багышлый - интернатта өлкән тәрбияче булып эшли. Ул хезмәт ветераны, тыл ветераны һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер юбилярның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Нәсимә Хан кызы кадерле әби һәм әни булып улы гаиләсендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International