Тимер һәм кадрларны кайнар чакта коярга кирәк. Педагогларның август конференциясеннән соң район башлыгы тагын бер стратегик мөһим киңәшмә үткәрде. Муниципалитет бинасында ул агымдагы елның 1 сентябреннән район мәгариф оешмаларына киләчәк яшь укытучылар белән очрашты. Анатолий Иванов яшь белгечләргә районга тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде, ә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә яшь педагоглар өчен остаз булыгыз дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
- Үзегезне искә төшерегез һәм яшь коллегаларыгыздан артык күп таләп итмәгез. Барысы да тәҗрибә белән килә. Ярдәм итәргә, өйрәтергә тырышыгыз, - дип мөрәҗәгать итте стажлы педагогларга Анатолий Иванов.
Район башлыгы булачак педагогларның исемнәрен генә белеп калмыйча, аларның торак шартлары белән дә кызыксынды, ул фатир алу яки йорт төзү мөмкинлеген ача торган иң кызыклы һәм отышлы дәүләт программалары турында сөйләде.
Быел районга, 19 кеше кайткан, аларның кайберләре күрше районнан күченеп килгән. Сүз уңаенда, соңгылары Мамадышның тормыш өчен ни дәрәҗәдә матур һәм уңайлы булуын шунда ук билгеләп үттеләр. Яңа уку елында шәһәр мәктәпләренә 6, авылларга 7 яшь укытучы киләчәк. Балалар бакчасына 2, авылга -1. “Квантум”га икәү эшкә килә, мәгариф бүлегенә 1 яшь педагог килә.
Ниһаять, математика һәм физика буенча да педагоглар кайта. Кайтучылар арасында берничә инглиз теле укытучысы һәм физик культура укытучысы бар.
Сөйләшү барышында, район башлыгы үзе укытучылар гаиләсендә үскәнен һәм документларны Арчага тапшыруын искә төшерде.
- Миннән яхшы мәгариф бүлеге җитәкчесе чыгар иде, - дип шаяртып алды Анатолий Иванов.
Район башлыгы ярдәмен алу-бәһасез, аның ярдәм итү турындагы вәгъдәләре һәрвакыт үтәлә. Район башлыгы һөнәргә булган мәхәббәтне барыннан да кыйммәтрәк бәяләде, аны уңыш, хөрмәт һәм һөнәри үсеш нигезе дип атады.