Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Мамадыш районын яшь үсентеләрне карау буенча лидер дип атады

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, 27 августка алар 1,9 мең га мәйданда башкарылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эш күләме буенча лидерлар арасында Мамадыш, Нурлат, Кызыл Йолдыз һәм Бөгелмә урман хуҗалыклары хезмәткәрләре бар. Агымдагы елда яшь агачларны  карау кисү 2,8 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак, яшь агачларны карау яктырту һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International