Пенсия алды яшендәге кешеләргә ташламалар һәм гарантияләр

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Гражданнарның хокукларын яклау максатыннан  Россия Федерациясе законнарына пенсия алды яше дигән төшенчә кертелде. 

Федераль салым ташламалары 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар өчен каралган. 2020 елдан һәм алга таба ташламаларга 1964 елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 1959 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар ия. Шулай ук, автор фикеренчә, проект иминият пенсиясен алу өчен кирәкле иминият стажы күләмендәге коллизияне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу гражданнарының аерым категориясенә кагыла. Аны вакытыннан алда пенсиягә чыккан очракта эшсезлек буенча пособие алу срокларын исәпләгәндә кулланалар.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү.

Моннан тыш, пенсионерлар өчен ел саен диспансерлаштыруга бәйле яңа ташламалар кертелде, шулай ук эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме каралган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эштән азат итүне тыя торган закон кабул ителде.

"Пенсионер «статусын билгеләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фондында мәгълүмат бирү сервисы эшли башлады, аның аша без пенсия алды яшендәге затлар турында барлык кирәкле мәгълүматларны алабыз. Гражданинга льгота бирә торган ведомствога гариза бирәсе генә кала, анда барлык кирәкле мәгълүмат булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пенсиягә хокуклары махсус стаж эшләгәндә барлыкка килгән табиблар, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр пенсия алды яше тиешле елларны эшләгән вакытта, әйтик, 25 ел педагогларда һәм 30 ел медицина хезмәткәрләрендә башлана. Ягъни күчмә чор нигезендә әлеге категория гражданнарның пенсиягә чыгу 2019 елда 6 айга, ә агымдагы елда 1 елга 6 айга, 2021гә 3 елга, 2026га 4 елга һәм 2028кә 5 елга күчерелә. Әмма бу вакыт дәвамында алар, салым ташламаларыннан тыш, пенсия алды ташламаларыннан файдалана алалар.

Пенсия яше үзгәрмәгән кешеләр өчен дә пенсиягә чыкканчы 5 ел алдан пенсия алды ташламаларына хокуклары бар. Әйтик, биш баласы булган күп балалы әниләрнең ул 45 яшьтән башлап, ягъни үзе өчен гадәти пенсиягә чыгу яшенә кадәр (50 ел) барлыкка килә.

Федераль пенсия алды ташламаларына хокукны тикшерергә һәм белешмәне Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта алырга мөмкин es.pfrf.ru КФҮ, шулай ук алдан язылу буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International