Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов бүген Мамадыш муниципаль районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул сәнәгать предприятиеләрен карады һәм хезмәт коллективлары белән очрашты.
Министр район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә «Вятка» сәнәгать мәйданчыгында булды. Аның территориясендә 3 резидент эшли, тагын 3 завод төзелә. Альберт Әнвәр улы «Экспедишн» ҖЧҖ, «Алмир» ҖЧҖ җитештерү мәйданчыкларында булды, шулай ук Рәфис Әхмәтшинның предприятиедә стрейч пленка җитештерү белән танышты. "Экспедишн" җәмгыяте парк территориясендә автокомпонентлар чыгара. «Алмир» компаниясе пыяла пакетлар җитештерү һәм пыяла чыныктыру белән шөгыльләнә.
Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, «Вятка» сәнәгать мәйданчыгының үсеш өчен потенциалы зур. Моңа уңайлы урын, инфраструктура булдыру да ярдәм итә: электр, газ үткәрелде, юл асфальтланды.
Аннары министр Мамадыш спирт заводы цехлары белән танышты. Бу-динамик үсештәге, районның алдынгы сәнәгать предприятиесе. Биредә 230 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 39 667 сум тәшкил итә. Эш сәфәре ахырында Альберт Кәримов «Татспиртпром» ААҖ филиалы - «Мамадыш спирт заводы» һәм «Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы «Мамадыш заводы» хезмәт коллективлары белән очрашты.
"Мамадыш районы актив рәвештә үсә: яңа заводлар төзелә, производство эшли, инновацион технологияләр кертелә. Бүген каралган проектларны без һичшиксез хупларбыз. Кешеләр эш белән кызыксыналар. Бу производствога да, бизнеска да, аларга ярдәм итүчеләргә дә кагыла», - дип сөйләде Безнең матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында Альберт Әнвәр улы.