Мамадыш районында милләтара хезмәттәшлек буенча уникаль практиканы гамәлгә ашырырга җыеналар. 29-31 август көннәрендә район территориясендә мөселман һәм православие яшьләре өчен лагерь эшләячәк. Бу идеянең инициаторларына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан хәер-фатихасын бирде, ә бүген бу фикерне район башлыгы Анатолий Иванов та хуплады. 12-18 яшьлек ике дин вәкилләре бергә яшиячәкләр, алар бер үк төрле чараларда катнашачаклар. Гади генә әйткәндә, Казанга экскурсиягә килгәч, православие динендәгеләр һәм мөселманнар башта Казан соборына барачаклар, аннары мәдрәсәгә керәчәкләр. Ял итүчеләр Соколкада епархия яшьләр йортында яшәячәк. Көн тәртибендә намазлар һәм догалар вакыты да исәпкә алынган. Яшьләрне «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән темага дустанә спорт матчлары, учак янында диалоглар да берләштерәчәк. Изге Ксения Римляныни храмы башлыгы Олег атакай сүзләренчә, лагерь ел саен эшләячәк, шул ук вакытта быел дини кануннар белән бергә, санитар-эпидемиологик нормалар да үтәләчәк.