Мамадышта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы уза. Анда районның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша. Бүген ярышларның беренче көнендә 1-6 сыйныф укучылары үз көчләрен сынады. Кросста катнашучыларга 400, 500 һәм 800 метр дистанцияне, яшьләренә карап, узарга туры килде. Безнең спортчылар югары физик әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Бүләкләр үз җиңүчеләрен тапты. Шулай итеп, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1-2 сыйныф малайлар (дистанция 400 м):
1 урын-Марат Харисов (Шәдче урта мәктәбе),
2 урын-Ильяс Гыймадиев (2 нче Лицей),
3 урын-Радион Анисифонов (Шәдче урта мәктәбе).
1-2 сыйныф кызлары (дистанция 400 м)
1 урын-Эльвина Сәлимова (4 нче мәктәп ),
2 урын-Алена Чекмакова (3 нче мәктәп),
3 урын-Әминә Мөбарәкшина (2 нче Лицей).
3-4 сыйныф малайлар (дистанция 500 м)
1 урын-Богдан Антонов (Шәдче урта мәктәбе),
2 урын-Рафаэль Яковлев (Красная Горка урта мәктәбе),
3 урын-Динар Вәлиев (4 нче мәктәп).
3-4 сыйныф кызлары (дистанция 500 м)
1 урын-Елена Краснова (3 нче мәктәп),
2 урын-Амалия Абрамова (2 нче Лицей),
3 урын-Лиана Антонова (4 нче мәктәп).
5-6 сыйныф малайлар (дистанция 800 м)
1 урын-Денис Бабатьев (Красная Горка урта мәктәбе),
2 урын-Руслан Мукашев (№4 мәктәп),
3 урын-Владислав Конюхов (2 нче Лицей).
5-6 сыйныф кызлары (дистанция 500 м)
1 урын-Әминә РӘСУЛОВА (2 нче Лицей),
2 урын-Мәдинә РӘСУЛОВА (2 нче Лицей),
3 урын-Люция Вәлиуллина (2 нче Лицей).
Әле ярышлар иртәгә дә дәвам итәчәк. Дистанциягә өлкән сыйныф укучылары чыгачак.