Район башлыгы Анатолий Иванов – ул рәссаммы? Рәссам билгеле! Ул күп еллар дәвамында рәсем ясый торган төп киндер тукыма – аның Ватаны Мамадыш районы. Даими рәвештә яңа сызыклар, чәчәкләр өстәп, яңа төзелеш объектлары белән тулыландырып елдан ел камилләштерә ул аны. Иҗат белән аның оныклары да шөгылләнә, алар әлегә гадәти буяулар белән, гадәти кәгазьдә рәсем ясыйлар. Анатолий Иванов бу рәсемнәрне үзе белән йөртә һәм кайчагында аларны әйләнә-тирәдәгеләргә дә күрсәтә. Мондый мизгелләрдә барысы да бу кешенең меңнәрчә халык алдында гаять зур эшләр башкаручы һәм җаваплылык тотучы гына түгеллеген аңлыйлар. Ул бит әле тормыш иптәшенә ышынычлы ире, балаларына терәк булган ата, оныкларының яраткан бабасы вазифаларын да башкара!
Анатолий Петровичның электән үк китаплар укырга ярата. Интернет белән дә дус: безнең күбебез кебек үк, мәгълүматны шуннан ала.
Фотода -ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән.