Актаныш районының Әнәк авылында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бронза бюст куелды.

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Актаныш районының Әнәк авылында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бронза бюст куелды. Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин катнашты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин: «Шушы тантаналы чарада зур хөрмәт һәм дулкынлану белән катнашам. Минтимер Шәриповичның тормыш юлы илебезнең барлык сәяси лидерлары өчен үрнәк булып торды. Ул бүген дә күренекле сәяси лидер, илдә зур сәяси аренада аның тавышы гел ишетелә», — диде.

Ачылыш вакытындагы чыгышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә бюст ачылу - аны хөрмәт итү билгесе генә түгел, тәрбияви вакыйга да, дип билгеләп үтте. "Минтимер Шәрип улының тормыш юлы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Без яшь буынны, чын патриотларны әнә шундый үрнәктә тәрбияләргә тиеш,"- диде Миңнеханов. Шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткереп, Минтимер Шәймиевны укытучы буларак кабул итүен әйтте. Минтимер Шәймиев исеме белән зур проект һәм программалар бәйле. Аларның күбесе Россия Федерациясндә беренче урынны алып тора. Ул бүген дә, яңа проектларны булдыру өстендә хезмәт куеп, үз эшчәнлеген дәвам итә.

1.Минтимер Шәймиев исеме белән татарстанлыларның кискен ихтыяҗларына юнәлдерелгән проектлар һәм программалар бәйле: тузган торакны бетерү, торак пунктларны газлаштыру, социаль ипотека. Күп кенә программалар һәм проектлар буенча республика илдә беренче булды һәм шулай булып кала да.

2. Минтимер Шәриповичның актив эшчәнлеге ЮНЕСКОның абруйлы халыкара оешмасы дип танылды. Юкка гына ул ЮНЕСКО ның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе булып тормый. Болгарны һәм Свияжскины торгызу проектларын республика халкы гына түгел, ә ил һәм чит ил меценатлары да хуплады.

3. Мөселман өммәте Болгар ислам академиясен оештырган өчен Минтимер Шәриповичка рәхмәтле. Ә православие дөньясы изге Ана Казан иконасы соборын торгызу буенча эшләрнең тәмамлануын өмет белән көтә.

4. Бүген Минтимер Шәрипович полилингваль комплекслар челтәрен булдыру проектын гамәлгә ашырып, үз эшен дәвам итә, чөнки җәмгыятьтә үсеп килүче буынга сыйфатлы белем бирүгә зур ихтыяҗ бар.

"Шәхсән үз исемемнән, Президент исеменнән түгел, ә шәхсән Минтимер Шәриповичка рәхмәт әйтәсем килә. Сез-безнең укытучы», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән Герой яки хезмәт Герое исеме бирелгән затка аның ватанында бронза бюст билгеләнә.

Бюстны урнаштыру урыны-Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Әнәк авылы, Шәймиев урамы, 10 нчы йорт. Шәрип Шәймиев музей-йорты янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International